Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

84 яшьлек Геннадий Хәлиуллин прививканы җиңел кичергән

Соңгы мәгълүматлар буенча, Зәй районында халыкның 66 проценты - 22 033 кеше вакцинацияләнгән. Узган атнада 1062 зәйле прививка ясаткан.

Геннадий Хәлиуллин - район ветераннар советы рәисе. Узган елның октябрендә ул авыр формада коронавирус белән авырый - вирус үпкәләренең 75 процентын зарарлый.
- Хастаханәдә авыр хәлдә яттым. Табиблар алга таба яшәячәгемә гарантия бирмәсәләр дә, терелдем, - дип искә ала ул.
Аның сүзләренә караганда, әлеге куркыныч авыру аркасында Геннадий Хәлиуллинның күз күрүе начарлана, колагы начар ишетә, чәчләре нык коела башлаган. Баштарак ул мөстәкыйль рәвештә йөри дә алмаган.
Авырудан соң ул организмны яңадан торгызу өчен тиешле вакыт узганнан соң, Геннадий Сәмигуллович ковидка каршы вакцина ясаткан.
- Мин прививка ясатыргамы-юкмы дип, уйлап та тормадым. 10 октябрьдә беренче уколны ясаттым. Бернинди дә үзгәрешләр сизмәдем. Хәтта каефем күтәрелеп китте. Бу мине бераз куркытты да. 31 октябрьдә икенче прививка ясаттым. Бернинди өзлегүләр дә булмады, тән температурасы да күтәрелмәде. Берничә көн  узгач мин QR-код алдым. Моннан тыш, мин күзәтүләр көндәлеге алып бардым. Өлкәннәр, һичшиксез прививка ясатыгыз, - ди ул.
31 октябрьгә 84 яшьлек Геннадий Хәлиуллин Зәй районының коронавирстан вакцина ясаткан иң өлкән кешесе булды.
Исегезгә төшерәбез, 11 октябрьдән 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен үз-үзеңне мәҗбүри изоляцияләү режимы кертелде. Аларга якындагы кибеткә, даруханәгә генә йөрергә ярый.

 

Татарстан буенча баш санитар табиб Марина Патяшина бу категориягә өйдә вакцинация үткәрергә кирәк, дип саный. Шулай ук өлкәннәргә QR-кодны рәсмиләштерүдә ярдәм итү сорала. Бу инде акрынлап хәл ителә башлады.
 

Соңгы мәгълүматлар буенча, Зәй районында халыкның 66 проценты - 22 033 кеше вакцинацияләнгән. Узган атнада 1062 зәйле прививка ясаткан.

Айгөл Яруллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев