Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Адилә Борһанова: «Әнкәйгә хат...»

Әнкәемнең якты истәлегенә багышлап.

 

2014 елның салкын гыйнвары әнкәйне якты дөньядан алып китте. Газиз кешемне салкын каберләргә илтеп салгач, минем өчен бар дөнья катып калгандай булды...Күмеп, бар халык зираттан таралышкач, бик көчле кар яуганы бүгенгедәй күз алдында...
Ишеп-ишеп кар яуганын да, яңа ел бәйрәмен дә яратмыйм мин хәзер. 2014 елның яңа сәгате сукканда, Әнкәй, синең тизрәк терелүеңне теләдем. Ходайдан тагын беразга гына булса да безнең арада булуыңны ялварып сорадым. Ярты ел буе урын өстендә ятканда, “ярдәм итегез, балалар хакына булса да яшәргә иде”, дигән ялварулы күзләрең хәзер дә онытылмый.
Әнкәй! Синең безнең янәшәдә булмавыңа менә 9 ел да узып китте. Синең тирән уелып баткан күзләрең, елмаюың йөрәкнең түрендә саклана. Нинди эш тотса, шуны башкара ала торган көчле, шул ук вакытта йомшак әни куллары юксындыра. Аллы-гөлле чәчәк үстерүче, оста бакчачы Ралия йорты икәнен капка төбеннән үк чит кешегә дә аңларга була иде. Син үстергән гөл-чәчәкләргә һәркем сокланды. Ихатадан башланган чисталык, йорт эчендәге пөхтәлек, уйлап сайланган җиһазлар... Барысын да җиде кат уйлап эш итә идең бит син, Әнкәй! Без, кызларыңа, һәр яктан да үрнәк син! Мәктәптән ачыгып кайтканда өстәлдәге син пешергән ашап туймаслык ризыкларның тәме әле дә авызда.
Без, өч балаңны калдырып, гомереңнең чәчәктәй вакытында киттең... 14 яшьлек энем Риналь кечкенәдән синең янда булды, синең алдыңа утырып иркәләнергә ярата иде. Әни назын, әни җылысын тоерга да өлгермәгән сабый өчен сине югалту аеруча авыр булды. Мәктәпне тәмамлап, чыгарылыш кичәсендә бар укучының да әти-әнисе арасында аның гына әнисе булмады. Армиягә китәсе көннәрдә әзерләнеп йөргәндә йортта син җитмәдең безгә! Ә бит син аның Әлмәт шәһәрендә яшәвен, нефтьче һөнәрен сайлавын бик теләдең. Синең ышанычны аклады ул, Әнкәй! Син авырган вакытта мин икенче курс студенты идем, синең янга дип, атна саен Казаннан авылга кайтып йөрдем. Унберенче классны тәмамлагач, сеңлем Зиләне дә минем янга Казанга укырга җибәрәсең килде. Аның түләүсез бүлеккә эләгүен белгәч, бик сөенгән идең. Шатлыклы елмаюдан соң, эх, дип тагын авыр сулап куйдың. “Нишләп миндә генә соң бу чир?! Рәхәтләнеп яшәргә дә яшәргә иде бит әле”, – дип язмыш белән ризалашмыйча, күзеңнән тамган яшь тамчыларын күрү әйтеп бетергесез авыр булды. Язмышыңа язылган булса, минем үләргә хакым юк, дип кенә яшәп булмаганын хәзер үзем әни булгач кына аңладым. Кинәт барлыкка килгән зур кайгы алдында югалып калмас hәм сынмас өчен янәшәбездә әни урынына әбиебез булды. Син авырган чак-ларда гел яныңда булды әби. Йөрәгеннән өзелеп төшкән баласының сула баруын күрү җиңел булмаса да, ул сабыр булырга тырышты. Якын туганнарыбыз hәрвакыт җылы сүзләре белән юатты, ярдәм кулы сузарга әзер тордылар.
Туган йортка сине сагынып киләбез, Әнкәй! Ничә ел үтүенә карамастан, андагы һәр нәрсә сине искә төшерә. Сеңлем белән сине бар эштә үзебезгә өлге итеп, үрнәк итеп алабыз. Язмышыңа язылган булгач, аңа каршы бара алмыйсың. Аның ачы мизгелләренә дә, каршылыкларына да баш иеп атларга туры килде. Тик без сине югалткач, сынмадык, сыгылмадык. Бердәм булып, синең йөзеңә кызыллык китермичә, ышанычларыңны аклап яшәрбез, Әнкәй! Инде өч оныгың үсеп килә. Без аларга синең яхшылыкларыңны искә алып, фотоларыңны күрсәтеп торабыз. Гомумән, хәзер, әнкәй, син миңа ныграк җитмисең. Әниләре үлеп киткәннәрне бик жәллим. Ә бит... әнисез булырга ияләшеп барасың икән. Әни дигәндә күңелдә – бушлык... Әни кем ул?... Рәхәт кешедер ул.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев