Районда чаңгы спорты популяр. Әлеге спорт төреннән зур уңышларга ирешкән спортчыларыбыз шактый. Шуларның берсе - Евгений Аделев. Берничә көн элек Евгений «Ялта-Зәй» чаңгы базасында узган Татарстан Республикасы чемпионатында 10 километр арага ирекле стильдә узышта чемпион булды. Аны ярышларга «Чаңгычы» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Колесов әзерләде. Евгений - политехник колледжның...
Районда чаңгы спорты популяр. Әлеге спорт төреннән зур уңышларга ирешкән спортчыларыбыз шактый. Шуларның берсе - Евгений Аделев.
Берничә көн элек Евгений «Ялта-Зәй» чаңгы базасында узган Татарстан Республикасы чемпионатында 10 километр арага ирекле стильдә узышта чемпион булды. Аны ярышларга «Чаңгычы» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Колесов әзерләде.
Евгений - политехник колледжның II курс студенты. Мәктәптә укыганда ук чаңгы спортына мөкиббән була. Колледжда үзен районкүләм генә түгел, республика ярышларында сыный. Яшь чаңгычы өчен узган ел аеруча уңышлы булды. Ул спорт остасы И. С. Утробин истәлегенә узган Татарстан Республикасы беренчелегендә, республика һөнәр училищелары арасында узган финал ярышларында, «Яшь динамочы» ярышларында призлы урыннар алды. Марафонда да уңышлы чыгыш ясады. Роллер һәм җиңел атлетика буенча да уңышлары куанырлык.
Афәрин, Евгений, алга таба да җиңүләр яула.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев