Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Агымдагы ел халык сан алу – үзенчәлекле, заманча

15 октябрьдән Бөтенроссия халык саныналу эше бара. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Агымдагы ел халык сан алу үзенчәлекле булса да, әлеге кампания илдә яшәгән халыкның исәбен алудан гыйбарәт.

2002 елда Бөтенроссия халык санын алуда без – бер төркем “Зәй офыклары” газетасы журналистлары  катнашкан идек. Без  әлеге эшкә зур кызыксыну белән алындык. Ни дисәң дә, халык белән аралашасың, алар яшәешен, сулышын беләсең, үзең өчен геройлар табасың.

Без - журналистлар бу чорда газета укучыларыбызны сан алу буенча язмалар белән таныштырып бардык.  Илкүләм мөһим кампаниядә катнашкан өчен  коллективыбызга район җитәкчелеге рәхмәт сүзләре дә җиткергән иде.  Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе якынлашкан саен, әлеге сан алуны искә алабыз. Белгәнебезчә, халык санын алу ун елга бер оештырыла. Шунысы игътибарга лаек, бүгенге сан алу белән моннан 19 ел элек сан алу процессы җир белән күк арасы кебек.

Бүгенге сан алучылар  җанисәп символикасы төшерелгән махсус кием - зәңгәр жилеттан, шарфтан, маскадан. Алар барлык саклану чараларын кулланып эш итә. Халык санын алучыны ничек танырга дип аптырыйсы юк. Быелгы сан алу коронавируслы катлаулы шартларда узуы белән генә түгел, беренче тапкыр анда электрон рәвештә катнашу мөмкинлеге бирелү белән дә үзгә. Сан алучылар замана технологияләре белән оста эш итә.  Алар барлык мәгълүматны «Аврора» операция системасы урнаштырылган планшетка кертеп бара. Асылда Л (23 сорау), П (10), В (7) бланклары тутырыла. Шул рәвешле, сан алучылар өйдән-өйгә 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр йөриячәк.


Шулай итеп, агымдагы ел  җанисәп яңалыкларга шактый бай булуы белән тарихка кереп  калачак.
 

Ә моңа кадәр  мәгълүматлар бланкка тутырыла иде.  Әле дә хәтердә, без сан алыр алдыннан  һәр участокта якынча исемлек барланды: Ленин  һәм Крупская урамнары  йортларында яшәүчеләрне исәпләү миңа йөкләнде.

Рәсми төстә исәпкә алу башланырга бер көн кала, безгә кирәк-ярак салынган кара сумка бирделәр. Анда хәтта фонарь бар иде. Сан алуда кызыклы, кызганыч хәлләргә дә тарырга туры килде. Сан алуны  без төп  хезмәтебез белән бергә алып бардык. Сан алуга башлыча, эштән соң йөри идек. Октябрь аенда көн тиз кичкә авыша: ул чакта караңгы тыкрыклар шактый иде. Караңгыда  фонарь кабызып йөрдек.

Кайбер көнне каттан-катка, фатирдан-фатирга күп йөрүдән, бер үк  сорауларны кабатлаудан тел көрмәкләнә иде.  Шулай да, халык санын алуда кызыклы геройларга юлыктык, соңыннан алартурында язмалар  газетабыз битләрендә урын алды.

15 октябрьдән  2021  Бөтенроссия халык саныналу эше бара. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Агымдагы ел халык  сан алу  үзенчәлекле  булса да, әлеге кампания илдә яшәгән халыкның исәбен алудан гыйбарәт. Татарстанның икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов әйтүенчә, халык саны турында тулы мәгълүмат бюджет формалаштырганда да кирәк. Бу мәгълүмат кайсы районда күпме балалар бакчасы, хастаханә, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, музей, клуб, мәктәп төзергә кирәклеген аңларга ярдәм итә. Монда бернинди дә имеш-мимеш юк. Шуңа күрә халык санын алуда һәркемнең катнашуы мөһим.

Фотода - исәпкә алучы Нурия Абзалова.
Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев