Аксардан Ходжаевлар безнең флешмобка кушыла
17 октябрь - Әтиләр көне.
17 октябрьдә бәйрәм ителәчәк Әтиләр көне уңаеннан без социаль челтәрләрдә флешмоб башлап җибәрдек.
Аксарда яшәүче Реналь Ходжаев әтисе Илнар белән безнең флешмобка кушыла.
- Минем әтием янгын сүндерүче булып эшли. Беркөнне ул мине үзе эшләгән частька экскурсиягә алып барды. Ул миңа янгын сүндерүченең махсус киемен, янгын сүндерү машиналарын күрсәтте. Аннан руль артына утырып, үземне янгын сүндерүче итеп тойдым. Минем дә үскәч әтием кебек янгын сүндерүче булып эшлисем килә, - дип уртаклашты Реналь.
Флешмобта катнашу өчен үзегезнең инстаграм битегезгә “Әти белән бергә эшкә”, "Әти белән бергә зарядка ясыйбыз", "Әтием- үрнәк", "Әтием киңәше", "Әтием агачы", "Әтием белән уртак эш", "Минем әти булдыра!" һ.б. әтиләр белән темаларга фото яки видео урнаштырып #әтибеләнбергәэшкә #әтиембеләнзарядка #әтиемүрнәк #әтиемкиңәше #әтиемагачы #минемәтибулдыра #әтиембеләнуртакэш #папаможет #деньотца, #вместеспапой, #папарядом #поздравимпапу хештеглары куегыз.
Фотолар Ходжаевларның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев