Республикада транспортка ягулык салу станцияләрендә продукциянең сыйфатын тикшерү максатында айлык бара. 11 - 25 ноябрьдә 374 объекттан 889 проба алынган. Шуларның 406сының нәтиҗәләре билгеле. 26 пробаның тиешле таләпләргә җавап бирмәве ачыкланган. Алар арасында Әлмәт ягулык салу станцияләре дә бар. Тикшерүләр бензинда күкертнең тиешле күләмнән югары булуын күрсәтә. Айлык кысаларында, ягулык...
Республикада транспортка ягулык салу станцияләрендә продукциянең сыйфатын тикшерү максатында айлык бара. 11 - 25 ноябрьдә 374 объекттан 889 проба алынган. Шуларның 406сының нәтиҗәләре билгеле. 26 пробаның тиешле таләпләргә җавап бирмәве ачыкланган. Алар арасында Әлмәт ягулык салу станцияләре дә бар. Тикшерүләр бензинда күкертнең тиешле күләмнән югары булуын күрсәтә. Айлык кысаларында, ягулык сыйфатыннан канәгать булмаганда, 295-26-57 номеры белән "кайнар линия"гә шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев