Яңалыклар

Алдан хәселен күргән – откан

Быел мәктәпне тәмамларга җыенучылар өчен җитди төстә киләчәктә нинди юнәлеш сайларга, кайсы һөнәрнең күңелгә якын булуын тәгаен аңларга вакыт җитте. Чөнки бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга әзерләнгәндә үк һөнәргә карап, кайсы фәнгә өстенлек бирү мөһимлеген билгеләргә кирәк. Шуны күздә тотып, чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтү максатында, Зәй районының җәза...

Быел мәктәпне тәмамларга җыенучылар өчен җитди төстә киләчәктә нинди юнәлеш сайларга, кайсы һөнәрнең күңелгә якын булуын тәгаен аңларга вакыт җитте. Чөнки бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга әзерләнгәндә үк һөнәргә карап, кайсы фәнгә өстенлек бирү мөһимлеген билгеләргә кирәк. Шуны күздә тотып, чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтү максатында, Зәй районының җәза үтәтү инспекциясе Россиянең җәзаларны башкарту федераль хезмәтенә караган юридик юнәлештәге югары уку йортларына барырга киңәш итә. Мондый белем йортлары Рязань, Самара, Владимир, Пермь, Псков, Воронеж шәһәрләрендә урнашкан. Әлеге югары уку йортларына керергә теләүчеләр өчен урта белемле булу, БДИны уңышлы тапшыру, боларга өстәп, Россия тарихын, җәмгыять белемен тирән үзләштергән булу, үзең һәм туганнарыңның хөкем ителмәгән булуы шарт. Уку өстенлекләренә килгәндә, бер ай уку ай ярымга исәпләнә, уку бушлай, яшәү урыны, кием белән тәэмин итү карала, 5 ел уку хезмәт стажына кертелә. Соңыннан һәр студентның эш белән тәэмин ителеше гарантияләнә. Мондый юнәлештәге уку йортларына керү өчен яшәү урыны буенча урнашкан җәза үтәтү инспекциясенә документларны алдан тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Алдан хәселен күргән – откан
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар