Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Алексей Алексеев: Прививканы икеләнмичә ясаттым

64 яшьлек Алексей Алексеев нәкъ ярты ел элек коронавирустан прививка ясаткан. Бу көннәрдә ул ревакцинация узачак.

Зәйнең «Форпост» яшьләр һәм студентлар берләшмәләренең җәмәгать тәртибен саклау буенча үзәге җитәкчесе Алексей Алексеев бары тик вакцина гына коронавирустан саклый ала, дип саный.
- Вакцинация узу - организмны төрле вируслардан саклауның бердәнбер юлы. Балачактан ук безгә җил чәчәге, оспа һәм башка авырулардан планлы рәвештә прививка ясадылар. Әти-әниләр минем сәламәтлегемә бик җитди карадылар, тиешле прививкаларны ясатып килделәр. Ә хәзер мин үзем әти дә, үрнәк күрсәтергә тиешле бабай да, - ди ул.
Алексей Алексеев - сәламәт яшәү рәвеше алып баручы шәхес. Яшь чагында хәрби һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән ул. Ә анда физик яктан нык егетләрне генә алалар. Хәзерге вакытта Алексей Алексеев дөрес туклану һәм спорт белән шөгыльләнү аркасында үзен тулысынча сәламәт дип саный. Бәлки, нәкъ менә шуңа күрә дә коронавирус аны читләтеп үткәндер...
- Мин әлегә коронавирус инфекциясе йоктырып авырмадым, әмма шуңа да карамастан прививка ясаттым. Саклану беркемгә дә комачауламый. Минемчә, һәрберебезнең үз-үзен генә түгел, ә якыннарыбыз турында да кайгырту кирәк. - ди ул.
Алексей Васильевичның вакцина ясаганнан бирле инде ярты ел вакыт узган. Ревакция үтүне ул озакка сузмаска, язмышны сынамаска һәм якын көннәрдә прививка ясатырга карар кылган.
Айгөл Яруллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев