Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Артем Хохорин Зәй полициясенең шәхси составына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Зәй районы эчке эшләр бүлеге шәхси составына яңа җитәкче - полиция подполковнигы Илдар Гыйззәтуллин тәкъдим ителде.

Бүген Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры. полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин Зәй районы эчке эшләр бүлеге шәхси составына яңа җитәкчене - полиция подполковнигы Илдар Гыйззәтуллинны тәкъдим итте. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Моңа кадәр  ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча эчке эшләр бүлегендә тикшерү бүлекчәсе  башлыгы булып эшләгән.

Артем Хохорин бүлек коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Илдар Рәшит улына яңа вазифада уңышлар теләде: «Коллективка һәм район җитәкчелегенә рәхмәт, сез бүген лаеклы хезмәтегез белән билгеле, без сезне үрнәк итеп куябыз.  Яңа җитәкчегез - тәҗрибәле кеше, аның потенциалы җитәрлек. Ышанам, алга таба сез бергәләп хәзерге вакытта биләгән позицияләрне саклап калырсыз», - дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, ведомство башлыгы хезмәт вазифаларын үрнәк үтәүчеләрне һәм эштәге нәтиҗәләре өчен алдынгы хезмәткәрләрне ведомство бүләкләре белән бүләкләде.

Белешмә өчен:

Илдар Рәшит улы Гыйззәтуллин - юстиция подполковнигы, Казахстан ССР ның Селет районы Аксу авылында туган. Социаль белем бирү академиясен тәмамлаган.

Эчке эшләр органнарында хезмәт итүне Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Алабуга эчке эшләр бүлеге каршындагы тикшерү бүлеге тикшерүчесе вазифасында башлый. Алга таба Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары - тикшерү бүлекчәсе башлыгы булып эшли.

Өйләнгән. Ике кыз тәрбияли. Россия Эчке эшләр министрлыгының II, III дәрәҗә «Хезмәттәге казанышлары өчен» медальләре, II дәрәҗә «Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәт өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Фотолар РТ буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев