Яңалыклар

Авария ясаучы – исерек шофер

Ни кызганыч, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү урынына, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручылар очрап тора. Узган атнада Зәй территориясендәге автомобиль юлында нәкъ менә юл иминлегенә битараф булган бер машина йөртүче аркасында авария килеп чыкты. Зәй - Дүрт-Мунча юлында Әхмәт авылы янында ундүртенче модель җиңел автомобильне йөртүче исерек булу...

Ни кызганыч, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү урынына, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручылар очрап тора. Узган атнада Зәй территориясендәге автомобиль юлында нәкъ менә юл иминлегенә битараф булган бер машина йөртүче аркасында авария килеп чыкты. Зәй - Дүрт-Мунча юлында Әхмәт авылы янында ундүртенче модель җиңел автомобильне йөртүче исерек булу сәбәпле, идарә итүдә контрольне югалтып, каршыга хәрәкәт итүче унбишенче модель машинага килеп бәрелә. Нәтиҗәдә үзенә һәм икенче машинадагы өлкән яшьтәге пассажирга җиңелчә зыян килә.

- Гаепле машина йөртүче алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыруның сәбәбен аңлатып бирә алмады. Әле ярый авария аяныч нәтиҗә - кеше үлеме белән тәмамланмады. Мондый җавапсызлык гамәленең үзеңә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә куркыныч төгәлләнү мөмкинлеге зур бит. Исерек килеш руль артына утыру ул батырлык түгел, машина йөртүчеләр шуны онытмасыннар иде, - ди ЮХИДИның пропаганда бүлеге хезмәткәре Әзһәр Галимов.

Шунысын да истән чыгармагыз, салып машина руле артына утыру ул 30 мең сум штрафка тартылу һәм 1,5-2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан колак кагу дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Авария ясаучы – исерек шофер
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар