Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Айзат Минһаҗев Зәйнең 2нче суд участогының яңа җәмәгать судьясы итеп билгеләнде

Бүген Зәй шәһәр суды рәисе вазифаларын башкаручы Сергей Горшунов шәһәр-районның 2нче суд участогының яңа җәмәгать судьясы итеп Айзат Минһаҗевны тәкъдим итте.

Айзат Ринатович Минһаҗев, судья буларак, 2021 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышында сайланды. Тәкъдим итү Татарстан Республикасы Югары суды, Татарстан Республикасы Арбитраж суды, Казан гарнизоны (хәрби) суды, Татарстан Республикасы район (шәһәр) судлары һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазифаларына билгеләнгән затларны ант итү Регламенты нигезендә узды.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.


«Россия Федерациясендә судьялар статусы турында» Россия Федерациясе Законының 8нче маддәсе нигезендә Айзат Минһаҗев ант бирде.

Айзат Ринатовичны коллективка тәкъдим итү чарасында аңа яңа вазыйфасында уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев