Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Багражлылар оста йөзә

“Сәламәтлек” спартакиадасы ярышларында Баграж һәм спорт идарәсе командаларына тиңнәр юк

Узган шимбәдә Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында предприятие, оешма-учреждениеләр, авыл җирлекләре командалары арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында йөзү буенча беренчелек үтте.

Авыл җирлекләре арасында үткәрелгән ярышларда Аксар, Баграж, Сәвәләй, Гүлкин җирлекләре командалары катнашты.  Гомуми нәтиҗәләр буенча Баграж командасы җиңү яулады, аксарлылар – II, сәвәләйлеләр  III урында. Шәхси беренчелектә Нигора Одинаева (Баграж җирлегеннән) һәм Алексей Вятскин (Сәвәләй)  иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.  Марина Крулева (Аксар) һәм Илнур Камалов (Баграж) – II, сәвәләйлеләр Анна Черкасова белән Даниэль Неделько  III урынга чыкты.

Предприятие, оешма һәм учреждениеләр  арасында  спорт һәм мәгариф идарәләре,  ГРЭС, ”Техно”, шикәр заводлары, “Аккурайд”, политехник колледж  командалары ярышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча спорт идарәсенә тиңнәр юк, ГРЭС – II, “Техно” командасы III урынны яулады. Шәхси беренчелектә хатын-кызлар арасында Светлана Батаева (спорт идарәсе) һәм Кирилл Клочков (“Аккурайд”) - җиңүче,  ГРЭС командасыннан Инна Овчинникова һәм Максим Изосимов – икенче, Регина Краснова (мәгариф идарәсе), Алмаз Якупов (“Аккурайд” ) өченче урында.

Фото спорт идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев