Татарстан Республикасының су асты эшчәнлеге федерациясе ел саен кызыклы чара - су астында балык тоту ярышлары үткәрә. Туңмый торган сусаклагыч булу сәбәпле, мондый ярышларны үткәрү урыны буларак, Зәй районы сайлана. Мондый мавыктыргыч бәйгене быел да 23 февральдә көндез Зәй елгасында үткәрү планлаштырыла. Аңа Казан, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Алабуга, Яшел...
Татарстан Республикасының су асты эшчәнлеге федерациясе ел саен кызыклы чара - су астында балык тоту ярышлары үткәрә. Туңмый торган сусаклагыч булу сәбәпле, мондый ярышларны үткәрү урыны буларак, Зәй районы сайлана. Мондый мавыктыргыч бәйгене быел да 23 февральдә көндез Зәй елгасында үткәрү планлаштырыла. Аңа Казан, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Алабуга, Яшел Үзән, Бавлы, Әлмәт һ.б. шәһәрләрдән спортчылар килер дип көтелә. Үзенчәлекле чемпионат беркемне дә битараф калдырмас, шәт. Зәйлеләр, әлбәттә, үзебезнекеләр өчен җан атар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев