Кышкы каникулда Зәй эшмәкәре Фәргать Хәйруллин башлангычы белән агымдагы елда да авыр хәлдә калган, ведомствоара социаль патронажда торган бер төркем бала "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Раштуа бәйрәме оештырылды. Социаль яклау бүлеге, яшьләр идарәсе белгечләре балаларга кызыклы, мавыктыргыч тамаша әзерләде. Бәйрәмдә Кыш бабай белән Кар кызының урыны түрдән булды, Убырлы карчыкның...
Кышкы каникулда Зәй эшмәкәре Фәргать Хәйруллин башлангычы белән агымдагы елда да авыр хәлдә калган, ведомствоара социаль патронажда торган бер төркем бала "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Раштуа бәйрәме оештырылды. Социаль яклау бүлеге, яшьләр идарәсе белгечләре балаларга кызыклы, мавыктыргыч тамаша әзерләде. Бәйрәмдә Кыш бабай белән Кар кызының урыны түрдән булды, Убырлы карчыкның игьтибар булмауга кәефе китте. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, башкару осталыкларын күрсәтте, уен-бәйгеләрдә катнашты. Бәйгеләрдә җиңүчеләр бүләкләр алды. Бәйрәм чәй өстәле артында барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев