Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Батырлык ордены иясе Дмитрий Милочкин исеме мәңгеләштерелде

Зәй районының Поручик авылы мәктәбендә бу көннәрдә батыр егетебез Дмитрий Милочкин истәлегенә хәтер стенды куелды.

Кайчан гына шушы мәктәптә белем алган егет истәлеге әнә шулай мәңгеләштерелде.

“Безнең өчен ул янәшәдә - истәлекләрдә, йөрәкләрдә” диләр педагоглар коллективы, Дмитрийны яшьле күзләре белән искә алып.

Хәбәр иткәнебезчә, Дмитрий Украина территориясендә махсус операция барышында һәлак булды. 22 яшьлек Дмитрий агымдагы елның  19 апрелендә Луганск Халык Республикасы территориясендә хәрби бурычын үтәү барышында мәңгелеккә күзләрен йома.

 Хәрби-сәяси эш буенча часть командиры урынбасары капитан Даниил Малов сүзләренә караганда: "Һөҗүм итү барышында, Дмитрий хезмәт иткән бүлек нацистларга каршы сугыш алып бара. Аның танк экипажы бу көрәштә утлы засадага эләгә. Сугышчылар  дошман танкын сафтан чыгаруга ирешә, ләкин  дошман пехотасы танкка каршы гранатометлардан ут ача.  Дмитрий исә сугышчан иптәшләрен дошман уттыннан саклый, ә үзе алынган тән җәрәхәтләреннән һәлак була. У чын герой.”

Дмитрий Милочкин 2000 елның 1 февралендә  Поручик авылының күп балалы гаиләсендә туган. Яр Чаллы төзелеш көллиятендә белем алган. Дмитрий 2019 елның 3 июлендә Сахалин өлкәсенең Көньяк Сахалин шәһәрендәге хәрби частенә армия хезмәтенә алына.  Шул ук елны хәрби хезмәт узу турында контракт төзи. Украинада махсус хәрби операция башлангач, ул Ватанны яклауга чакырыла һәм контракт буенча хезмәтен танк взводында  дәвам итә.

Фото мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев