Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Белгеч автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү тәртибен аңлата

Автомобильләргә хезмәт күрсәтү - табышлы бизнес, машиналарны сатуга караганда, дилерлар ремонтта күбрәк тә акча эшли. Шул ук вакытта, клиентны төп башына утырту һәм өстәмә керем алу теләге белән янучылар да җитәрлек.

Ә моны бөтен җирдә (рәсми техник хезмәт күрсәтү станцияләреннән алып шәһәр читендәге гараж сервисларына кадәр) дә эшли алалар. Алданмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгеч-эксперты Эльвира Милочкина сөйли.

- Автомобильне сервис үзәгенә тапшырганда тапшыру - кабул итү акты төзелергә тиеш. Әлеге актта кулланучының машинаны нинди хәлдә тапшырганы күрсәтелергә тиеш. Әгәр дә ремонт вакытында берәр нәрсә булса (мәсәлән, кузов зыян күрсә яисә аны урлап китсәләр), сервис үзәге кулланучылар алдында милек җаваплылыгы тотачак. Моның өстенә ул кулланучыга килеп чыккан хәл турында хәбәр итәргә яисә өч көн эчендә шундый ук сыйфатлы запас частьлар һәм материаллар кайтарып бирергә яисә югалган яки зыян күргән автомобильнең запас частьлары яисә материалларының бәясен һәм ремонтка түләү буенча кулланучы тоткан чыгымнарны икеләтә кайтарып бирергә тиеш. 

 Килешүдә күрсәтелгән сроклар үтәлергә тиеш. Киресенчә булган очракта, кулланучы сервис белән яңа срок килештерергә, кулайлы бәя өчен өченче затка эшләрне башкаруны йөкләргә яисә аны үзең башкарырга, эш бәясен киметүне таләп итәргә, килешүдән тулысынча баш тартырга хокуклы. Шуның өстенә сервис кулланучыга чыгымнарны кайтарырга бурычлы.

 Ремонт кабул итү-бирү актына кул куелганнан соң тәмамланган дип санала. Иң элек сервис үзәге вәкиле белән бергәләп автомобильне карарга, аның комп­лектлылыгын һәм техник торышын, эшләнгән эшнең сыйфатын, төеннәрнең һәм ремонтланган агрегатларның төзеклеген игътибар белән тикшерергә кирәк. Әгәр килешүдән читкә тайпылу күзәтелсә (эш нәтиҗәләре начарланса), составтагы частьлар алмаштырылса, коммплект булмау яисә башка төрле җитешсезлекләр табылса, бу хакта башкаручыга телдән яки язма рәвештә хәбәр итәргә кирәк. Барлык җитешсезлекләр һәм кисәтүләр кабул итү - бирү актында яисә заказчы һәм сервис үзәге вәкиле кул куярга тиешле документта күрсәтелергә тиеш.

–Тикшермичә заказны кабул итүче гадәти кабул итү вакытында табылырга мөмкин булган дефектларга сылтау хокукыннан мәхрүм кала. Заказны кабул иткәннән соң күренмичә калган җитешсезлекләрне (яшерен җитешсезлекләр), яисә башкаручы тарафыннан аңлы рәвештә яшереп калган җитешсезлекләр ачыкланган очракта, алар хакында башкаручыга тиз арада хәбәр ителергә тиеш. Әгәр дә сервис җитешсезлекләрне кулланучы таләп иткән вакытта юкка чыгармаса, кулланучы килешүне өзәргә һәа акчаны кире кайтаруларын таләп итәргә хокуклы.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев