Белгеч кисәтә: Дуңгызларда африка чумасы – куркыныч авыру
Дуңгызларда африка чумасы - вируслы авыру, ул аеруча кискен, хроник төстә була һәм күбесенчә үлемгә китерә.
Яше һәм токымына карамастан, африка чумасы белән йорт һәм кабан дуңгызлары авырый. Физик һәм химик йогынтыга чиктән тыш нык булган вирус дуңгызларда африка чумасын таратучы булып тора, ул термик эшкәртү ясалмаган дуңгыз итеннән әзерләнгән азык-төлектә саклана. Сәламәт терлекләргә чир йогу вирустан зарарланган азыктан, түшәлгән салам, тирес, үләксәдән һәм чалынган терлекләрнең продуктларыннан (ит, ит ризыклары, кан), шулай ук талпаннар аша күчәргә мөмкин.
-Африка чумасының үтеп керүенә юл куймас өчен билгеләнгән кагыйдәләрне катгый үтәү сорала. Хуҗалыкларга дуңгызларны ябык биналарда гына асрарга рөхсәт ителә, аларның иркендә йөрүенә юл куярга ярамый. Дуңгызларны рөхсәт ителгән сату урыннарда, ветеринария документлары булганда гына алырга кирәк, - ди район ветеринария берләшмәсенең лаборатория мөдире Нияз Салихов.
Африка чумасыннан дәвалау чарасы юк. 95-100 процент очракта ул үлем белән тәмамлана. Гадәттә, бу вирусны йоктырган дуңгыз 3-4 көн эчендә үлә. Африка чумасын йоктырган дуңгызда клиник билгеләр 2-22 тәүлек арасында сизелә башларга мөмкин. Чирнең беренче билгеләре дуңгызның тән температурасы 41-42 градуска кадәр күтәрелә. Дуңгызның сулышы ешая, тәне тимгел-тимгел кызара, шәмәхә төстәге таплар пәйда була.
Чирне булдырмый калу өчен профилактика чараларын төгәл үтәргә кирәк. Моның өчен түбәндәге кагыйдәләрне җиренә җиткереп башкару сорала: терлекләргә азык биргәндә аны яхшылап эшкәртергә, яраклысын тикшереп кенә бирергә.
“Әгәр дә дуңгызларда африка чумасы бар дигән шик туган очракта, тиз арада дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру дуңгызны үз урынында аерып калдырырга кирәк. Дуңгызларның авырып китүе яки кинәт үлә башлау очраклары турында ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез”, - ди Нияз Салихов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев