Белгеч кисәтә: Сак булыгыз, кош гриппы!
Район ветеринария хезмәткәрләре каз-үрдәк асраучы шәхси хуҗалыкларны һәм фермерларны көз көне кош гриппы таралу куркынычы югары булуны кисәтеп, аларны мөмкин кадәр тизрәк суярга киңәш итә.
Язын һәм бигрәк тә көзен кош гриппы таралу куркынычы арта. Бу иң куркыныч авыруларның берсе һәм аны күп очракта кыргый кошлар тарата. Белгечләр әйтүенчә, киек кошларның көзге миграция чорында кош гриппы йогу куркынычы аеруча югары булып кала.
Шуңа бәйле рәвештә район ветеринария берләшмәсе белгечләре крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә, кош-корт тоту, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларга йорт кошларын ябык шартларда тотарга кирәк дип киңәш итә. Кош-корт тоту урыннарына чит кешеләрне кертмәгез.
Кош-кортны бары тик кош гриппы буенча имин өлкәләрдән һәм районнардан гына сатып алыгыз. Аларны утыз көн карантинда, ягъни аерым тотарга кирәк. Авыру билгеләре күренгәндә, үле кош ачыкланган очракта, кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез. Кош асрала торган биналарны даими рәвештә чистартып, аларны дезинфекцияләп торыгыз.
Кошларга сыйфатлы һәм куркынычсыз азык кына ашатырга, кошлар азыгын авыру йогу куркынычы булмаган урыннардан сатып алырга, киек кошлар һәм кимерүчеләр керми торган куркынычсыз урында сакларга кирәк.
Кош гриппын кисәтү һәм республикага кертмәү өчен барыбыз бергә куркынычсызлыкны саклап эш иткәндә генә ирешеп була.
Ветеринария хезмәткәрләре каз-үрдәкләр асраучы шәхси хуҗалыкларны һәм фермерларны көз көне кош гриппы таралу куркынычы югары булуны кисәтеп, аларны мөмкин кадәр тизрәк суярга киңәш итә.
Фото "Зәй-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев