Безнең сораштыру: Кышлык ит әзерләдеңме?
Безнең халыкта электән кыш чыгарлык ит әзерләп кую матур гадәте бар. Элек авылларда сугым чорында мәҗлесләр уза иде. Көннәр суыту белән, авыл кешесе каз-үрдәген урнаштыра. Җир туңдырып кар төшкәч, эре малга чират җитә. Без зәйлеләрдән бу уңайдан фикерләре белән кызыксындык.
Венера Сәлимова:
-Шәһәрдә яшибез, мал асрамыйбыз. Кирәк кадәрле итне көздән ярминкәләрдән алабыз. Хәзер бит шәһәр-бистә халкы өчен юнь бәядән ярминкәләр оештырыла. Аларны көтеп алабыз.
Резеда Харитонова:
-Каз өмәләрен яратам, әйтүче булса, каз өмәләренә йөрим. Каз өмәсенә йөрүгә хирыслык кечкенәдән килә. Әни еш шундый өмәләр оештыра иде. Үзем дә кош-корт асрап, кышлык ит әзерлим.
Наилә Харисова:
-Хәзер бит җан рәхәте, җылыда итне ничек саклармын дип борчыласы юк, һәркемнең гаиләсен туендырырлык итне саклау өчен суыткычы, лар-туңдыргычы бар. Сугым чорында күпләп алабыз да рәхәтләнеп ашыйбыз.
Михаил Иванов:
-Итне элек авылларга барып ала идем. Хәзер без - өлкәннәргә ярминкәләр кулай. Ярминкә һәм базарларга алып чыгыла торган продукция сыйфатлы, ышанычлы – алар санитария һәм ветеринария таләпләренә җавап бирә.
Наил Ахунов:
-Авылда яшибез, күпләп мал асрыйбыз. Аларны башлата да алып китәләр, үзебез дә туя ашыйбыз. Аның өчен тырыш булырга, иренмәскә кирәк шул. Аягың такылдамаса, авызың шапылдамый, дип юкка әйтмәгәннәр шул борынгылар.
Фото "Зәй-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев