Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Безнекеләр җиңүче

20 ноябрьдә Чаллыда “Яр Чаллы” спорт мәктәбе ачык беренчелеге өчен җиңел атлетика буенча ярышлар үтте.

Анда Зәй шәһәре данын тренер Валерий Лисов кул астында шөгыльләнүче яшь спортчылар яклады. Ярышлар төрле яшь категориясендә мең метр арага оештырылды. Нәтиҗәдә 2005-2006 елгылар арасында кызлардан Мария Устимкина, ир балалардан Богдан Волков 1нче урынны яуладылар. Адель Шәрәфиев 3нче урын алды. 2007-2008 елгылар арасында кызлардан Руслана Алава 4нче, ир балалардан Рифат Әгъләмов 1нче урын алуга иреште. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев