Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Бүген Татарстанда коронавирустан сигез кеше үлгән

Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 8 үлем очрагы расланган. Бу юлы 1934, 1950, 1951, 1953, 1954 елгы биш хатын-кыз һәм 1938, 1947, 1950 елгы өч ир-ат вирус корбаны булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

-Туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз, - диелә министрлык хәбәрендә.

10 октябрьгә республикада 796  үлем очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев