Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Бүген Татарстанда коронавирустан унике кеше үлгән

Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 12 үлем очрагы расланган. Бу юлы 1936, 1937, 1960, 1941, 1938, 1937, 1939 елгы җиде хатын-кыз һәм 1950, 1969, 1960, 1949, 1954 елгы биш ир-ат вирус корбаны булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

-Туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз, - диелә министрлык хәбәрендә.

25 октябрьгә республикада 939  үлем очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев