Бүген - юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне
БМО Генассамблеясы резолюциясе нигезендә, юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел истәлекле дата 21 ноябрьгә туры килде.
Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбанын искә алу көне җәмәгатьчелек игътибарын юлда сак булу һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә юнәлтү максатыннан оештырылды.
- Быел Зәй районы юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә 6 кеше үлде. Мондый юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре - тизлек режимын үтәмәү, машинаны исерек хәлдә йөртү, кагыйдә бозып, каршы як юлга чыгу, - ди Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.
Атна дәвамында Зәй районында яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча чаралар узды. Укучыларга тематик видеоматериаллар күрсәттеләр һәм яктылык кайтаручы элементлар тапшырдылар.
Поручик, Югары Мәлем мәктәпләрендә яшь юл инспекторлары катнашында юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар үтте.
Зәй политехник колледжында ЮХИДИ "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ хезмәткәрләре белән юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган традицион очрашу узды. Студентлар Зәй районы һәм Татарстан Республикасы территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштылар, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре һәм машина йөртүчеләрнең типик хаталары турында сөйләштеләр. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча социаль реклама роликлары күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Фотолар ЮХИДИ бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев