Бүген Зәйнең җиде егете хәрби хезмәткә китте
Хәбәр иткәнебезчә, хәрби хезмәткә көзге чакыру дәвам итә.
Бүген армия сафларына Зәйнең тагын 7 егете озатылды.
Берничә көн элек кенә хәрби комиссариатта хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда булачак солдатларның һәрберсе белән әңгәмә корылды. Комиссия әгъзәлары егетләргә армия мәктәбен лаеклы үтүләрен, ата-аналарын һәм районны сынатмауларын, ә кайткач, туган якларында күңелләренә якын эш табуларын теләделәр.
Исегезгә төшерәбез, бу чакырылышта Зәйнең 50гә якын егете солдат итеген киячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев