Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Бигеш авылы халкы хәрбиләргә ярдәм өчен берләште

Өлешчә мобилизация кысаларында Бигештән ике егет алынды. Аларның берсе – Тәлгать Кәримов бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында, икенчесе – Искәндәр Нәҗипов Казанда хәрби өйрәнүләр уза

Бигеш халкы да мобилизацияләнгән ир-егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү эшеннән читтә калмады. Һәркем кулыннан килгәнчә булышырга тырыша.

Бигеш участок дәваханәсе теш табибы Сәрия Шәйхетдинова башлангычы белән мобилизациягә алынган авыл егете Искәндәр Нәҗиповка махсус хәрби операция кысаларында кирәк булачак әйберләр алынды.

Нәҗиповлар гаиләсендә ике бала үсә. Уллары Рафаэль – VII, кызлары Амалия IV сыйныфта укый. “Искәндәр – авылыбызның тырыш егете, күп еллар газ хезмәтендә эшләде”, - ди Бигеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.

Өлешчә мобилизация кысаларында  егетләрне  ерак юлга әзерләү  шактый чыгымнар таләп итә. Сәрия Шәйхетдинова Искәндәрнең туганнарына, авылдашларына егеткә бронежилет, каска алу өчен акча җыю тәкъдиме белән чыкты. Һәм  бу әйберләр почта аша кайтарылды.

Сәрия Өлфәтовна аларны Казанга Искәндәргә үзе илтеп тә тапшырды. Әле ул егетләргә чәй эчәргә тәмле күчтәнәчләр дә алып барды.

“Бүгенге көндә безнең дә кулыбыздан килгәнне эшләү – намус эше. Бу эшебезне дәвам итәбез”, - ди әлеге игелекле эштә катнашучылар.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев