Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Бу тәүлектә бер зәйлегә COVID-19 диагнозы куелган

Республикада коронавирусның яңа 228 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 228 яңа  очрагы теркәлгән, өчесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 57 кеше хастаханәләргә салынган, 171 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 154, Чаллыда – 26, Әлмәттә – 9, Яшел Үзәндә – 7,  Түбән Камада – 5,  Алабугада – 3 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Балтач, Биектау, Лениногорск, Тәтеш  районнарында – икешәр, Әгерҗе, Азнакай, Апас, Арча, Бөгелмә, Буа, Зәй, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Нурлат, Питрәч, Сарман, Спас, Чирмешән, Ютазы  районнарында берәр очрак теркәлгән.

7 ноябрьгә  Татарстанда COVID-19ның 32 165 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 25 917 кеше терелде, шул исәптән 48 кеше узган тәүлектә савыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев