Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Бу тәүлектә өч зәйлегә COVID-19 диагнозы куелган

Республикада коронавирусның яңа 179 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 179 яңа  очрагы теркәлгән, өчесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 36 кеше хастаханәләргә салынган, 141 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 978, Чаллыда – 24, Түбән Камада – 12,  Әлмәт, Спас районнарында – бишәр, Алабуга, Чистайда – дүртәр, Апас, Зәй, Лаеш, Нурлат районнарында - өчәр кешегә коронавирус диагнозы куелган. Балтач, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарында – икешәр, Әгерҗе, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Питрәч, Тәтеш  районнарында берәр очрак теркәлгән.

31 октябрьгә  Татарстанда COVID-19ның 30 771 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 25 305 кеше терелде, шул исәптән 70 кеше узган тәүлектә савыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев