Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Бу тәүлектә Татарстанда коронавирустан биш хатын-кыз һәм дүрт ир-ат үлгән

Бүген Татарстанда коронавирустан тагын тугыз кеше үлгән.

Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 9 үлем очрагы расланган. Бу юлы 1957, 1954, 1952, 1971, 1953 елгы  хатын-кызлар һәм 1948, 1930,1936, 1951 елгы ир-атлар вирус корбаны булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

-Туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз, - диелә министрлык хәбәрендә.

6 ноябрьгә республикада 1050 үлем очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев