Бүген Зәй егетләрен армиягә озаттылар
Мобилизация тәмамланды. Көзге чакырылыш башланды. Зәйдән бүген бер төркем егетләрне армиягә озаттылар.
Аларны район хәрби комиссариаты каршына озатырга әти-әниләре, туганнары, дуслары килде. Егетләргә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин,хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин теләкләрен җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, көзге чакырылыш декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Армия сафларына 60лап Зәй егете чакырылачак.
Бүген армиягә алынучылар арасында Данила Багурин да бар. Даниланы яшьләребез яхшы белә. Армиягә чакырылучы егетләр арасында Данила Багуринга аерым тукталып үтәсе килә. Яшьләр эшләре идарәсе активисты, студентлар хезмәт отрядлары штаб командиры буларак, без аның турында, ул алып барган эшчәнлек, максатчан, үҗәт егет булуы турында күп тапкырлар яздык. Данила - грек-рим көрәше буенча район һәм республика ярышларында күп тапкырлар призер булган егет.
Егетләрнең барысына да исән-сау хезмәт итеп кайтуларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев