Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Бүген Зәйдә чечен сугышында һәлак булган егетләрне искә алдылар

Бүген - 11 декабрьдә Чечняда контртеррористик операция башлануга 28 ел тулды.


Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан егетләр өчен аерата әһәмиятле бу көн. Чечня бәрелешләренең кайтавазы әле бүген дә Төньяк Кавказда үлеп калган егетләрнең туганнарының, якыннарының йөрәкләрендә.Чечнядагы сугыш җиле Зәй егетләренә дә кагылмыйча үтмәде. Зәйдән әлеге сугышта 205 егет катнашты. Кайберләренә туган якларына исән  кайту насыйп булмады. Армия сафларына алынганнан соң биргән антларына тугры калып, яу кырында башын салган якташларын хәтерли зәйлеләр.
 1995 ел... Поповка авылы егете Валерий Утягановның Чечняда һәлак булу хәбәре  аяз көндә яшен суккандай була.  1995 елның августында чечен сугышы кара исемлегенә тагын бер егетебез – Алексей Чернов керде.   Ә өченчесе – Валентин Скобелев. Ул 2001 елның 9 гыйнварында    туган якларына кайтучы унлап Ростов егетенең  гомерен саклап,  мина шартлап һәлак була.  
Әлеге уңайдан бүген шәһәр-районда төрле чаралар үтте.  
Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин,  район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев,  "Сугышчан бердәмлек" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Хватков Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында чечен сугышында һәлак булган егетләрне искә алдылар. Аннан егетләргә куелган мемориал тактага чәчәкләр салдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев