Кичә Зәйнең Җиңү бульварында фонтан янында "Булгария" теплоходы һәлакәте фаҗигасен искә алу булды. Нәкъ ике ел элек 10 июльдә Куйбышев сусаклагычында "Булгария" теплоходы туристлык сәяхәте кылучы 201 пассажир белән батты. Анда 122 кеше, шул исәптән 28 бала, һәлак булды. Фаҗигале төстә һәлак булучыларны Зәй халкы, яшь гвардиячеләр, "Кайгырту" ирекле волонтерлар...
Кичә Зәйнең Җиңү бульварында фонтан янында "Булгария" теплоходы һәлакәте фаҗигасен искә алу булды. Нәкъ ике ел элек 10 июльдә Куйбышев сусаклагычында "Булгария" теплоходы туристлык сәяхәте кылучы 201 пассажир белән батты. Анда 122 кеше, шул исәптән 28 бала, һәлак булды. Фаҗигале төстә һәлак булучыларны Зәй халкы, яшь гвардиячеләр, "Кайгырту" ирекле волонтерлар хәрәкәте әгъзалары кәгазьдән ясалган кечкенә корабльләрне суга җибәреп, фонтан тирәли шәмнәр куеп искә алды. Имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт, Андрей атакай һәлак булганнар рухына дога кылып, алга таба уяу, бер-беребезгә игътибарлы булырга чакырды. Искә алу бер минут тынлык белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев