Республикада суд приставларына үтәтүгә куелган эшләр буенча бурычлыларны чит илгә чыгудан тыю турында карарлар саны арта бара. Үткән ел вакытлыча чит илгә чыгу рөхсәт ителмәгән 20 меңнән артык бурычлыга шундый карар чыгарылган. Ә 2012 елда бу сан 8,5 меңне тәшкил иткән. Әлеге мәгълүматны чираттагы брифингта Татарстанның баш суд приставы Радик...
Республикада суд приставларына үтәтүгә куелган эшләр буенча бурычлыларны чит илгә чыгудан тыю турында карарлар саны арта бара. Үткән ел вакытлыча чит илгә чыгу рөхсәт ителмәгән 20 меңнән артык бурычлыга шундый карар чыгарылган. Ә 2012 елда бу сан 8,5 меңне тәшкил иткән. Әлеге мәгълүматны чираттагы брифингта Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов хәбәр итте. Россиядән чит илгә чыгуны тыю гомуми бурычлары 10 мең сумнан артканнарга кагыла. Татарстанлылар, шул исәптән зәйлеләр дә, чит илгә чыгу мөмкинлекләре булу-булмавын суд приставлары сайтына кереп, сары төстәге махсус билгеләмәдә урнаштырылган мәгълүматлар банкы аша белә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев