Алабугада ветераннар һәм яшьләр арасында шахмат һәм шашка буенча республика турниры кысаларында IV Кама аръягы төбәк ярышлары узды. 8 команда арасында Зәй командасы II урын алды. Шахмат буенча татар гимназиясеннән Максим Маракин (12 яшь), ирләр арасында Евгений Демидов (60 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында) - җиңүче; Римма Утяганова (55 яшь һәм...
Алабугада ветераннар һәм яшьләр арасында шахмат һәм шашка буенча республика турниры кысаларында IV Кама аръягы төбәк ярышлары узды. 8 команда арасында Зәй командасы II урын алды. Шахмат буенча татар гимназиясеннән Максим Маракин (12 яшь), ирләр арасында Евгений Демидов (60 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында) - җиңүче; Римма Утяганова (55 яшь һәм аннан өлкәннәр арасында) III урын алды. Гаиләләр арасында узган шахмат ярышларында Маракиннар гаиләсе II урында. Әлеге гаилә өч буын - Николай (1940 елгы), Лариса (1975), Максим Маракиннарны (2001) берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев