Дүшәмбе көнне узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибенә 4 мәсьәлә куелган иде. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. 10-23 февральдә шәһәр-районда оператив хәл торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин бәян итте, ул хәлне чагыштырмача тотрыклы дип бәяләде. Шушы чорда районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә алып барылган эшләр буенча...
Дүшәмбе көнне узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибенә 4 мәсьәлә куелган иде. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.
10-23 февральдә шәһәр-районда оператив хәл торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин бәян итте, ул хәлне чагыштырмача тотрыклы дип бәяләде.
Шушы чорда районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә алып барылган эшләр буенча дәүләт янгын күзәтчелегенең Зәй районы буенча бүлек башлыгы Ильмир Шәяхмәтов сөйләде. Февраль аенда төп игътибар шәһәр-район территориясендә "Торак-2014" операциясенә бирелде. Әлеге кысаларда шактый гына рейдлар үткәрелде. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре белән берлектә Ялчыгол урамының 1нче, Казан урамының 2, 4нче йортларында тикшерү барышында шактый гына кимчелекләр ачыкланды. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән, эвакуация юлларына әйбер өйгән һ.б. шундый тәртипсезлекләр өчен 12 кеше административ җаваплылыкка - штраф түләргә җәлеп ителде, бу турыда башкарма комитет җитәкчесе һәм "Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе" ҖЧШ директоры исеменә хатлар җибәрелде. Шәхси сектор да игътибардан читтә калмый, бүгенге көнгә күп балалы гаиләләр яшәгән - 100, өлкән яшьтә ялгызы гына гомер итүче - 94, имин булмаган категориягә керүче 53 гражданның яшәү шартлары тикшерелде, бу эш дәвам итә. Шулай ук янгын була калган очракта йортларга керү юлларының ни дәрәҗәдә тәртиптә тотылуын белү ниятеннән үткәрелгән рейдлар барышында да шактый кимчелекләр ачыкланды, диде Ильмир Шәяхмәтов.
Башкарма комитетның торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлегенең 2013 елда эшчәнлеге буенча аның җитәкчесе Рәмзия Шатунова җентекле анализ ясады. 2013 елда бүлеккә гражданнардан барлыгы 1514 мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгать-ләрнең барысы да закон нигезендә каралган. Иң күп мөрәҗәгатьләр (118) социаль ипотека мәсьәләсенә кагыла. 2013 елда дәүләт торак сертификаты нигезендә 3 кеше яшәү шартларын яхшырткан. Узган ел кабул ителгән закон (№8, 12.01.2013) нигезендә ятим балаларны торак белән тәэмин итүдә кергән үзгәрешләргә дә тукталды ул. Закон нигезендә хәзер 14 яше тулган ятим бала үзенең торак шартларын яхшыртуны сорап гариза яза ала.
Районда ОРВИ һәм грипп белән авыру торышы, профилактик эшчәнлек мәсьәләләре буенча баш табиб Владимир Гуров аңлатма бирде. Районда сезонлы кискен респиратор вируслы авырулар белән авыручылар саны эпидемик баскычтан югары күтәрелмәде, февраль аенда авыручылар күп булса да, ул җиңел формада күзәтелде, авыр очракка дәваханәдә пациентлар өчен стационар урыннар һәм дәвалау препаратлары җитәрлек, диде ул.
Район җитәкчелеге контроленә куелган - җирле үзидарә органнарының ТКХ хезмәтләре һәм салым түләүләре буенча җыелган бурычларны бетерүдә эш оештыруы турында район Советының бүлек башлыгы Рәмзия Андреева әйтеп үтте.
Район башлыгы әлеге мәсьәләдә җирлек башлыкларының эшкә салкын карауларын ассызыклап, үзара салымның (самооблажение) җирлек бюджетын тулыландыру чыганагы булуын искәртте.
Киңәшмә ахырында Татьяна Воропаева бу атнада узачак төп чаралар планы белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев