Зәйдә торак милекчеләре ширкәтләре һәм йортлар өчен җаваплылар катнашында киңәшмәләр даими уза. Анда халыкны борчыган проблемалар уртага салып сөйләшенелә. Шундый киңәшмәнең чираттагысы аеруча җанлы үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Бариев алып барды. Очрашу-сөйләшү узган киңәшмәдә күтәрелгән сорау-гозерләрнең ни дәрәҗәдә үтәлүен тикшерүдән башланды. Әйтергә кирәк, аларның күбесе үтәлгән....
Зәйдә торак милекчеләре ширкәтләре һәм йортлар өчен җаваплылар катнашында киңәшмәләр даими уза. Анда халыкны борчыган проблемалар уртага салып сөйләшенелә. Шундый киңәшмәнең чираттагысы аеруча җанлы үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Бариев алып барды. Очрашу-сөйләшү узган киңәшмәдә күтәрелгән сорау-гозерләрнең ни дәрәҗәдә үтәлүен тикшерүдән башланды. Әйтергә кирәк, аларның күбесе үтәлгән. Киңәшмәдә катнашучыларның бу юлы да сораулары күп булды. Алар - юл-тротуарлар төзеклеге, аерым йортларда капиталь ремонт барышында сыйфатның аксавы, шәһәрнең кайбер урыннарында яктырту, ОДН, йортларда җылылык энергиясен көйләү җиһазларының дөрес эшләмәве һ.б. мәсьәләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев