Яңалыклар

Депутатка сорау белән

Бу көннәрдә шәһәр һәм район Советы депутатлары халыкны шәхси сораулары белән кабул итте. 3 сентябрьдә шәһәрдә һәркем үзен борчыган мәсьәләләр белән үзе ышаныч белдергән депутат янына килә алды. Район башлыгы, шәһәр һәм район Советы рәисе Татьяна Воропаева, аның урынбасары Роберт Халитов, депутат Валерий Акатьев сайлаучыларны 4нче мәктәптә кабул итте. -...

Бу көннәрдә шәһәр һәм район Советы депутатлары халыкны шәхси сораулары белән кабул итте. 3 сентябрьдә шәһәрдә һәркем үзен борчыган мәсьәләләр белән үзе ышаныч белдергән депутат янына килә алды. Район башлыгы, шәһәр һәм район Советы рәисе Татьяна Воропаева, аның урынбасары Роберт Халитов, депутат Валерий Акатьев сайлаучыларны 4нче мәктәптә кабул итте.

- Халык белән тыгыз элемтәдә эшләү нәтиҗәсез калмый. Моңа кадәр кешеләр күпчелек яшәү шартларын яхшырту мәсьәләсе буенча килсәләр, хәзер халыкны рухи байлыкны тулыландыру, күршеләре өчен борчылу уйлары китерә депутатлар янына. Үз проблемаларыңа батып яшәү түгел, әйләнә-тирәдәгеләр, җәмгыять өчен борчылучыларның көннән-көн арта баруы сөендерә, - ди Татьяна Воропаева.

Кабул итүгә килүче бер ханымны Крупская урамының 1нче йортында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең күп булуы борчый. Араларында мөмкинлекләре була торып та, әҗәт җыюучыларга, шул сәбәпле намуслы фатир хуҗаларына зур күләмдә ОДНнар түләргә кирәк булуына борчыла ул. Алга таба ул мондыйларга катгыйрак чараларны күрүне сорый.

Быелгы җәйдә 85 яшен тутырган, гомере буе тырыш хезмәт куеп яшәгән Ольга Зубрилова бүгенге тормыштан бик тә канәгать булуын белдерде.

- Мин хәзерге яшь буынны хезмәтне яратырга өйрәтү ягында. Балалар белән очрашуларга барып, эштән курыкмау, хезмәт белән үткән өлкән буын вәкилләренә игътибарлы, хөрмәтле булырга кирәклеге турында сөйләр идем, - ди ул.

Гомумән, кабул итүләргә килүчеләр шәхси сорауларны түгел, киң җәмәгатьчелек өчен мөһим булган мәсьәләләрне күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Депутатка сорау белән
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар