Яңалыклар

Экономияләү нәтиҗә бирә

Агымдагы елның беренче кварталында бюджет оешмаларында ягулык-энергетика ресурсларын экономияләү 1753 мең сум тәшкил итте. Җылылык энергиясе - 1340,7, электр энергиясе - 295, су куллану буенча154,2 мең сум акча янга калдырылды. Шул рәвешле, 261нче Федераль закон таләпләре электр энергиясе, җылылык энергиясе, су куллану буенча үтәлде. Ә менә газ куллану чыгымнары артты...

Агымдагы елның беренче кварталында бюджет оешмаларында ягулык-энергетика ресурсларын экономияләү 1753 мең сум тәшкил итте. Җылылык энергиясе - 1340,7, электр энергиясе - 295, су куллану буенча154,2 мең сум акча янга калдырылды. Шул рәвешле, 261нче Федераль закон таләпләре электр энергиясе, җылылык энергиясе, су куллану буенча үтәлде. Ә менә газ куллану чыгымнары артты (36,9 мең сум). Ул мәдәният һәм мәгариф идарәләрендә күзәтелә. Җылылык энергиясенә килгәндә, мәгариф идарәсендә экономия - 823, мәдәнияттә - 498, спорт идарәсендә - 25 мең сум. Электр энергиясе буенча мәгариф идарәсе - 141,2, "Яшьлек" спорт мәктәбе 385,5 мең сум акчаны янга калдырды. Моңа электр энергиясен рациональ куллану, боз сараенда бозны планлы эретү нәтиҗәсендә ирешелде. Ә менә яшьләр эшләре һәм мәгариф ида-рәләрендә электр энергиясен куллану арту яңа җиһазларны файдалана башлау белән аңлатыла. "Йолдызлык" ял лагеренда электр насосы белән тутырылучы батут урнаштырылды. "Чаңгычы" мәктәбендә бу артуга трассалар арту, хоккей кырларында кышын яктырту графигындагы үзгәрешләр сәбәп булып тора. Салкын суга килгәндә, мәгариф идарәсендә - 169,5, яшьләр эшләре идарәсендә - 1,8, мәдәният идарәсендә 13,7 мең сум акча экономияләнде. Спорт идарәсенең, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, чыгымы 30,8 мең сумга артык. Моңа тагын берничә мисал китерергә булыр иде. Суга артык чыгым китү суүткәргеч торбаларның тузуы һәм аларда аварияләр еш булу белән аңлатыла. Шулай итеп, агымдагы елның 1 июленә гомуми экономия 1 миллион 753 мең сум тәшкил итте. Энергия саклау потенциалын тормышка ашыруның төп факторы булып бюджет сферасы объектлары җи-тәкчеләренең хезмәткәрләрне бу юнәлештәге эшчәнлеккә кызыксындыруы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Экономияләү нәтиҗә бирә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар