Экстремистик гамәлләргә чакыру турындагы мәгълүматлар өчен законнар тагын да кырысланды, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасы. Россия Федерациясе Җинаять кодексындагы экстремистик гамәлләр белән бәйле җинаятьләр өчен санкцияләр катгый. Экстремизмга ачыктан-ачык чакыру 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф һәм 4 елга кадәр иректән мәхрүм ителү белән яный. Кешеләрне кимсетү, бер-берсенә каршы...
Экстремистик гамәлләргә чакыру турындагы мәгълүматлар өчен законнар тагын да кырысланды, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасы. Россия Федерациясе Җинаять кодексындагы экстремистик гамәлләр белән бәйле җинаятьләр өчен санкцияләр катгый. Экстремизмга ачыктан-ачык чакыру 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф һәм 4 елга кадәр иректән мәхрүм ителү белән яный. Кешеләрне кимсетү, бер-берсенә каршы котырту өчен мәҗбүри хезмәт ике елдан дүрт елга кадәр, штрафлар 100 меңнән 300 мең сумга кадәр артты. Ә иң күп штраф элеккечә 500 мең сум булып кала. Экстремистик оешмалар төзегән өчен штраф 200 меңнән 500 мең сумга кадәр билгеләнә, биш елга кадәр мәҗбүри хезмәт яисә 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала. Мондый оешмаларда исәптә торучыларга иректән мәхрүм ителү ике елдан дүрт елга кадәр дип үзгәртелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев