Беренче китапханә булып безнең эрага кадәр 2500 елларда Вавилон шәһәре Ниппурда урнашкан балчык тактачыклар китапханәсе санала. Шулай ук заманында зур гыйлем үзәге булып безнең эрага кадәр III гасырда Александриядә патша Птолемей I тарафыннан төзелгән китапханә тора. Бүгенге көндә дөньяда иң зур китапханә - Россия дәүләт китапханәсе. Аның шүрлекләрендә 22 миллион...
Беренче китапханә булып безнең эрага кадәр 2500 елларда Вавилон шәһәре Ниппурда урнашкан балчык тактачыклар китапханәсе санала. Шулай ук заманында зур гыйлем үзәге булып безнең эрага кадәр III гасырда Александриядә патша Птолемей I тарафыннан төзелгән китапханә тора. Бүгенге көндә дөньяда иң зур китапханә - Россия дәүләт китапханәсе. Аның шүрлекләрендә 22 миллион китап бар. Аларны тезеп кую өчен дә ун километр озынлыкта киштә кирәк булыр иде. Дөньядагы иң кечкенә китапханә - Һиндстанның Амритсар шәһәрендә. Кыйммәтле мәрмәрдән салынган, бакыр һәм алтын белән бизәлгән бу китапханәдә бары тик бер генә китап саклана.
Россиядә китап басу эшен 1564 елда Иван Федоров белән Петр Мстиславец башлап җибәргән. Дөньяда иң кыйммәтле һәм иң авыр китап - «Изге Иоанн хакыйкате». Ул Швейцария акчасы белән ике мең франк бәяләнә. Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән бронза тышлыгы гына да 120 килограмм. 150 битле бу китап 300 сарык тиресеннән ясалган иң яхшы пергаменттан эшләнгән.
«Китап - бакча, андагы язулар - шул бакчаның гөлләре», - ди К. Насыйри. Әйе, китап - дөньяны танып белергә ярдәм итә торган төп ачкыч ул. Ә инде шушы китапларны укучыга җиткерү, тәкъдим итә белү китапханәчедән тора. Китапханәче һөнәре җаваплы, авыр, күп хезмәт таләп итә. Китапханәче һөнәрен гаять киң кырлы, өстәмә белем бирүче укытучы дип әйтер идем мин. Чөнки күпме байлыкка хуҗа бит без. Әдәби әсәрләр, энциклопедияләр, сүзлекләр, электрон дәреслекләр, таблицалар - барысы да китапханәче кул астында. Ләкин хәзерге замана баласын китап укуга тарту җиңел димәс идем. Бүгенге көндә тормышыбызга ныклап үтеп кергән телевизор, компьютер, интернет китап укуга булган ихтыяҗны бик нык киметте. Бүген укучылар китап укыйлармы? Аларны мәктәп китапханәчеләре ничек китапханәгә җәлеп итә?
19 февральдә 2нче мәктәптә "Ел китапханәчесе-2014" муниципаль бәйгесенең беренче этабы булды. Биредә шәһәр һәм авыл китапханәчеләре: Галина Денисова (6нчы мәктәп), Валентина Лукина (татар гимназиясе), Лидия Рагузина (Ал. Бистәсе), Светлана Чернова (Сәвәләй мәктәбе), Роза Хәйретдинова (коррекция мәктәбе) һөнәри осталыкларын күрсәтте. Китапханә дәресләре, мавыктыргыч уеннар, китап күргәзмәләре, кичәләр төрле ысуллар кулланып күрсәтелде. Китапханәчеләр, иҗади якын килеп, презентацияләр кулланып, укучыларны китап укырга җәлеп итте.
Бәйгенең финал өлеше 25 февральдә татар гимназиясендә үтте. Финалда китапханәчеләр үзләре белән якыннан таныштырырга, иҗади проектларын яклый белергә тиеш иде. Жюри бик озак киңәшләшкәннән соң, I урынга Ал. Бистәсе китапханәчесе Лидия Рагузинаны лаек дип тапты. Валентина Лукина, Светлана Чернова призерлар булды. Мондый бәйгеләр китапханәчеләрне тагын да яхшырак эшләргә рухландыра.
Роза Хәйретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев