Элмә такталарның ике телдә һәм дөрес язылышына ничек ирешергә?
Без барыбыз да үзебез яшәгән торак пунктны яратабыз һәм аның үсә баруына сөенәбез, әмма хаталы язулар, телебезне санга сукмау безне бизәми.
Республикабызда дәүләт телләре турындагы закон буенча кибетләр, оешмалар, предприятие исемнәре, урам-елгалар атамалары һәм башка күптөрле мәгълүматлар ике телдә - рус һәм татар телендә язылган булырга тиеш. Боларны язудан баш тартучылар законны бозучы булып саналалар.
Элмә такталарда Татарстан Республикасы дәүләт телләренең берсендә мәгълүмат булмаган өчен штраф каралган.
Шәхси оешма-кибетләрнең элмә такталарының тәрҗемәсе бик кызык килеп чыккан очракларына да тап булабыз. Татарча текст дөрес тәрҗемә ителмәгән һәм тел нормаларына туры килми торган очраклар күп. Алар интернет-сервистан файдаланып, үз белдекләре белән генә тәрҗемә ителгән. Махсус белгечләргә бу уңайдан мөрәҗәгать итүне кирәк дип тапмаганнар.
Тагын шундый бер очракка тап булабыз, элмә такталарның күпчелегендә татар телендә мәгълүмат юк. Кибет, оешма җитәкчеләре әллә дәүләт телен санга сукмыйлар, әллә татарча язарга онытканнар... Күп элмә такталарда “Эш вакыты” дигән бер-ике сүз кыстыралар да, башка мәгълүматлар урысча гына языла.
Без барыбыз да үзебез яшәгән торак пунктны яратабыз һәм аның үсә баруына сөенәбез, әмма хаталы язулар, телебезне санга сукмау безне бизәми. Безгә аларны булдырмау ягын кайгыртырга кирәк. Газета укучыларыбыз, әгәр дә шундый хаталы язуларны, татарчасы булмаган элмә такталарны күрсәгез, аларны фотога төшереп безгә җибәрегез. Телебезнең сафлыгы, аны саклап калу өчен бергәләп көрәшик.
Фотолар "Зәй-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев