Эмиль Галеев: Кисәтү - иң үтемле чара
Зәйдә хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә координация советының чираттагы утырышы узды.
13 октябрьдә хакимияттә муниципаль районда хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә координация советының чираттагы утырышы узды. Утырышта комиссия әгъзалары, җирле үзидарә органнары, структур бүлекчәләр, хокук саклау органнары, район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев рәислегендә үтте.
Көн тәртибенә кертелгән алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозулар мәсьәләсе буенча район эчке эшләр бүлеге башлыгының оператив эш буенча урынбасары Эдуард Ефимов чыгыш ясады.
Эчке эшләр бүлеге тарафыннан район территориясендә алкогольле продукция әйләнешендә закон таләпләре үтәлеше даими контрольдә тотыла. Бу юнәлештә эшчәнлек Роспотребнадзор, Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре, җәмәгатьчелек вәкилләре белән бергә алып барыла. Стационар булмаган сәүдә объектларында, закон белән чикләнгән вакытта – төнге сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр һәм балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сатуга аерым игътибар бирелә.
“Агымдагы елда 460,76 литр алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынып, хокук бозулар турында 13 административ беркетмә төзелде”, - ди Эдуард Ефимов.
Кайбер очракларны мисалга карап китик. 18 гыйнварда полиция хезмәткәрләре шәһәрдәге кибетләрнең берсендә төнге сәгать 10нан соң алкогольле продукция сату очрагына тап була. Тикшерү барышында шәхси эшмәкәрнең алкогольле продукцияне лицензиясез, сыра һәм сыра эчемлекләре буенча мәгълүматны ЕГАИСка теркәү һәм тапшыру срокларын бозып эшчәнлек алып баруы ачыклана. 16 мартта полиция хезмәткәрләре Зәй кешесенең көмешкә сату фактын ачыклый. 31 мартта район авыллары кибетләренең берсендә алкогольле продукция сатуга лицензия булмавы турында мәгълүмат алына. Тикшерү барышында әлеге кибеттә сатучының лицензиясез алкогольле продукция сату факты ачыклана. Тикшерү материаллары карар кабул итү өчен Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелгән.
Районда социаль хәвефле хәлдәге гаиләләрне ачыклау эше турында мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев мәгълүмат бирде.
Мәгариф оешмаларында бүгенге көндә 18 педагог-психолог, 9 социаль педагог, 23 тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 307 сыйныф җитәкчесе эшли. Һәр мәгариф оешмасында мәктәп, класс җитәкчесе, педагог-психолог, социаль педагог, балалар һәм аларның әти-әниләре белән үзара тыгыз хезмәттәшлек булдырылган.
Агымдагы елның 15 сентябренә районда 19 имин булмаган гаилә исәпләнә, аларда 42 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.
“Белем бирү оешмаларында социаль хәвефле хәлдә булган гаиләләрне ачыклау буенча билгеле гамәлләр алгоритмы эшләнде. Нәтиҗәгә ирешү өчен эш системалы һәм комплекслы характерда булырга тиеш. Социаль хәвефле гаиләләрне ачыклау буенча эш мәгариф оешмаларының барлык структуралар һәм җирле үзидарә органнары (психологлар, волонтерлар, мәшгульлек үзәге, хокук саклау органнары белгечләре, медицина хезмәте) белән тыгыз бәйләнештә гамәлгә ашырыла,” -ди Эрнст Сәфәргалиев.
Руль артына алкогольле эчемлекләр кулланып утыручылар зур борчу тудыра. Бу мәсьәләне район ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин чыгышында кызыл җеп булып барды.
2021 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча район территориясендә 297 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган һәм 28 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны 189 очракка (узган ел – 486 очрак), тән җәрәхәтләре алучылар – 15кә (узган ел – 43) кимегән, үлүчеләр саны шулай ук калган (5).
“Ел башыннан 5 юл-транспорт һәлакәте исерек машина йөртүчеләр тарафыннан кылынды, аларда 2 кеше һәлак булды, 5 кеше тән җәрәхәтләре алды. 9 ай эчендә руль артына алкоголь кулланып утырган 122 машина йөртүче тоткарланды”, -ди Рамил Гарифуллин.
Транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә иткән, үлем белән тәмамланган, кешеләр зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләренә тулырак тукталыйк.
2 майда Зәй - Сарман автомобиль юлында «BMW 318» автомобилен йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламыйча, руль белән идарә итүне югалта һәм юл кырына төшеп каплана. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче тән җәрәхәтләре ала, ә пассажиры алган җәрәхәтләрдән һәлак була. Балигъ булмаган пассажир махсус креслода булмый, ул шулай ук тән җәрәхәтләре ала.
8 июньдә Федоровка авылында транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган мопед йөртүче авыл урамы буенча хәрәкәт итеп, идарәне югалта һәм кюветка төшә.
13 июньдә Дүрт-Мунча - Зичәбаш юлында “ИЖ Юпитер” мотоциклын йөртүче (транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмый) руль белән идарәне югалта һәм егылып төшә. Нәтиҗәдә ул һәлак була.
20 июльдә Зәй – Бохарай юлында “Форд Фокус” автомобилен йөртүче транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш исерек хәлдә руль артына утыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза. Ул юл кырына төшеп китә. Нәтиҗәдә машина йөртүче тән җәрәхәтләре ала һәм Чаллы дәваханәсенә озатыла.
29 сентябрьдә Чаллы – Зәй – Әлмәт юлында “HD 170Р” автомобилен йөртүче каршы як полосага чыга, үтәлә торган маневрның куркынычсызлыгына инанмый һәм узып баручы “Лада Приора” автомобиленә комачаулык тудыра. Нәтиҗәдә “Приора” йөртүчесе бәрелештән качарга омтылып, юлның сул як читенә чыга һәм идарәне югалтып, кюветка төшә. “Лада Приора” машинасын йөртүче урында һәлак була, ә ике пассажиры тән җәрәхәтләре ала.
“Исерек шоферлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләре һәм сәбәпләре һәр юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә анализлана, бу турыда массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар басыла. Бу юнәлеш буенча көн саен эш алып барыла, атна саен исерек хәлдә машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән рейдлар үткәрелә”, -ди ЮХИДИ башлыгы.
Эмиль Галеев, утырышка йомгак ясап, муниципаль районда хокук бозуларны профилактикалау эшен көчәйтергә тәкъдим итте, иң мөһиме - социаль-куркыныч күренешләрне булдырмас өчен аңлату эшләре алып барырга кирәк, профилактика - иң үтемле чара, диде.
Фотолар муниципаль сайттан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев