Татарстанда мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы гамәлдә. Өч елга исәпләнгән Президент программасына район-шәһәрнең ремонт таләп ителүче алты мәктәбе керде. Уку елы тәмамлануга, әлеге программага кергән Аксар, Якты Күл, Сәвәләй, Сарсаз-Баграж, Түбән Биш, шәһәрнең 4нче мәктәпләрендә ремонт эшләре башланды. Моның өчен республика бюджетыннан 21 миллион сумнан артык акча каралды, ә өстәмә чыгымнар...
Татарстанда мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы гамәлдә. Өч елга исәпләнгән Президент программасына район-шәһәрнең ремонт таләп ителүче алты мәктәбе керде. Уку елы тәмамлануга, әлеге программага кергән Аксар, Якты Күл, Сәвәләй, Сарсаз-Баграж, Түбән Биш, шәһәрнең 4нче мәктәпләрендә ремонт эшләре башланды. Моның өчен республика бюджетыннан 21 миллион сумнан артык акча каралды, ә өстәмә чыгымнар җирле бюджет һәм иганәчеләр ярдәме белән башкарыла.
Программа буенча ремонт эшләре тәрәзә-ишекләр алыштыру, түбә, эчке инженерлык коммуникацияләрен ремонтлау, бәдрәф-юыну бүлмәләрен тәртипкә китерү кебек эшләрне колачлый. Мондый төзекләндерү эшләре Аксар мәктәбендә тәмамланды инде. Калган бишесендә эш дәвам итә.
Сарсаз-Баграж мәктәбе - күптән капиталь ремонт ясалмаган мәктәпләрнең берсе. Чирек гасыр элек ир-ат укытучылар көче белән бина түбәсе яңартылган булган. Гомумән, мәктәптә бу укытучылар көчле затлар көче сорый торган эшләрне башкарып тора. Алар белән мин көчле, таяныч тоям, рәхмәт үзләренә, ди мәктәп директоры Александр Биканов. Бернәрсә дә мәңгелек түгел: укытучылар көче белән ремонтланган түбә шактый тузган, искергән, су үтү очраклары да булган. Мәктәп коллективы капиталь ремонт буенча Президент программасына керү хәбәрен сөенеп каршылаган. Биредә "Техстрой" ҖЧШ ремонт эшен май ахырында ук башлаган. Мәктәптә тәрәзәләр тулысынча яңартыла. Бина түбәсе яртылаш йомшак түбәгә алыштырылган инде, санузеллар да ясала. Ремонт эшләре 15 августка тәмамланыр дип көтелә.
4нче мәктәптә дә эш тулы куәткә бара. Әлеге мәктәпнең янкормасы күптән капиталь ремонт сорый иде. Биредә эшкә 1 июньдә керешкәннәр. Ремонт эшләрен районда шактый сыналган, тәҗрибәле "СК-Рось" ҖЧШ башкара. Янкорманың түбәсе дә шактый тузган, искергән иде. Ниһаять, әлеге проблема программа нигезендә чишелеш тапты: аны алыштыру эшләре тәмамлануга бара, ди директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Әлфинур Гыйбадуллина. Түбә ябу эшләре белән ширкәттән җиде эшче мәшгуль. Янкорманың барлык бүлмәләрендә, шул исәптән ашханәдә ишек-тәрәзәләр заманчага алыштырыла. Канализация, кайнар һәм салкын су системалары алыштыру 65 процентта башкарылган. Биредә әлеге эшләр белән эретеп ябыштыручылар Петр Чернов, Алексей Кузнецов, Разыйф Сафиуллин мәшгуль. Алар әлеге ширкәттә шактый ел хезмәт куя. Үз эшләрен намус белән, җаваплылык тоеп башкаралар.
Сез рәсемдә Алексей Кузнецов белән Разыйф Сафиуллинны эш барышында күрәсез. Биредә шулай ук янгын куркынычсызлыгы өчен линияләр, янкорманың икенче катында сантехник узеллар да алыштырыла. Программа буенча каралган барлык эшләр вакытында һәм сыйфатлы эшләнә, ди директор урынбасары.
Мәктәптә капиталь ремонт эшләреннән тыш, агымдагы төзекләндерү эшләре дә бара. Техник персонал көче белән мәктәпнең төп бинасында агымдагы ремонт эшләре башкарылган инде. Төп бина укучыларны кабул итәргә тулысынча әзер. Янкормада эчке төзекләндерү эшләре биредә капиталь ремонт эшләре беткәч ясалыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев