Яңалыклар

Эшчәнлек уңай бәяләнде

Кичә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Валерий Власов, ТР Иминлек Советының баш киңәшчесе Михаил Блинов җитәкчелегендә эшче төркем катнашында киңәйтелгән утырышы булды. Шәһәр-районда берничә көн дәвамында террорчылык һәм экстремизмны кисәтү эшчәнлегенең куелышын өйрәнү буенча төрле министрлык, ведомстволар вәкилләреннән торган эшче төркем эшләде. Утырышта әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәләре...

Кичә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Валерий Власов, ТР Иминлек Советының баш киңәшчесе Михаил Блинов җитәкчелегендә эшче төркем катнашында киңәйтелгән утырышы булды. Шәһәр-районда берничә көн дәвамында террорчылык һәм экстремизмны кисәтү эшчәнлегенең куелышын өйрәнү буенча төрле министрлык, ведомстволар вәкилләреннән торган эшче төркем эшләде. Утырышта әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәләре игълан ителде. Комиссия муниципаль районда террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау эшен уңай бәяләде. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эшчәнлек уңай бәяләнде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар