Яңалыклар

Эт тормышы яки битараф булмыйк!

Соңгы көннәрдә бездә һава температурасы тагын нык төште. Салкыннар кешеләргә генә түгел, хайваннарга да кыенлыклар тудыра. Менә шуңа бер мисал. Бүген иртән эшкә килсәк, редакция урнашкан бина ишеге төбендә төнге суыктан тәмам интеккән, аягында басып торырлык та хәле булмаган эт ята иде. Аяклары өшегән бичараның. Ул бу ишекнең барыбер бер...

Соңгы көннәрдә бездә һава температурасы тагын нык төште. Салкыннар кешеләргә генә түгел, хайваннарга да кыенлыклар тудыра. Менә шуңа бер мисал.

Бүген иртән эшкә килсәк, редакция урнашкан бина ишеге төбендә төнге суыктан тәмам интеккән, аягында басып торырлык та хәле булмаган эт ята иде. Аяклары өшегән бичараның. Ул бу ишекнең барыбер бер ачыласын аңлап, биредә эшләүчеләр миңа үләргә юл куймаслар дип килгәндер...

Өшегән хайван безгә көчкә тавыш биреп, ялварып, халәтен аңлатырга тырышты. Без аны күтәреп тамбурга, җылы урынга кертеп салдык.

Хөрмәтле зәйлеләр, салкын бу көннәрдә дүрт аяклы дусларыбызга игътибарлырак булсак иде. Хайваннар хуҗасы булу-булмауны аңлата алмый. Без ярдәм кулы сузган этнең, бәлки, хуҗасы да бардыр. Ә, бәлки, юктыр... Ничек кенә булмасын, аларга битараф булмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эт тормышы яки битараф булмыйк!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар