Милли мәдәният елы һәм Зәйгә 360 ел тулу уңаеннан предприятие, оешма, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында "Кулга-кул тотынышып" дип аталган иҗат фестивале старт алды. Фестивальнең максаты - милли мәдәниятләрне үзара баету, рухи, мәдәни потенциалны үстерү, районда яшәүче милләтләр арасында толерантлык, хөрмәт, туган якка, шәһәргә мәхәббәт, аның тарихы белән горурлану хисләре тәрбияләү....
Милли мәдәният елы һәм Зәйгә 360 ел тулу уңаеннан предприятие, оешма, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында "Кулга-кул тотынышып" дип аталган иҗат фестивале старт алды. Фестивальнең максаты - милли мәдәниятләрне үзара баету, рухи, мәдәни потенциалны үстерү, районда яшәүче милләтләр арасында толерантлык, хөрмәт, туган якка, шәһәргә мәхәббәт, аның тарихы белән горурлану хисләре тәрбияләү. Предприятие-оешмалар арасында фестивальне 1 мартта ГРЭС коллективы башлый, 17 апрельдә мәгариф идарәсе тәмамлый. Йомгаклау туры май аенда булачак. Иң яхшы коллективлар, оста башкаручыларга "Район, шәһәр фестивале лауреаты" Дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев