Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Газета укучыбыз Зәй табибларына рәхмәт әйтә

Көтмәгәндә-уйламаганда, чирләп китеп, район үзәк дәваханәсенең терапия бүлегенә эләктем.

Зәй табиблары Әлмәт кардиологлары белән киңәшләшеп, миңа тиз арада дөрес диагноз куеп, дәвалый башладылар.

Икенче мәртәбә тикшерелергә баргач, миңа Әлмәт кардиологы Нур Газыймович, сине кайсы табиб дәвалады, алга киткән бит йөрәгең, дип сөендереп, операцияне кичектерде. Минем ул вакыттагы сөенечле халәтемне үзе шул хәлдә калган кеше генә аңлар.

Мин терапия бүлегендә хезмәт куючы табибларны, шәфкать туташларын, санитарларны фәрештәләргә тиңләдем. Гафу итегез, исем-фамилия белән барыгызны да белмим, һәрбарчагызга зур рәхмәтемне, хөрмәтемне белдерәм. Сезнең һәрберегезгә авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, сабырлык телим.

Бүлектә һәрвакыт чисталык хөкем сөрә, һәркем сине елмаюлы караш белән сәламли. Анализларны тикшерүчеләргә дә рәхмәтемне белдерәсем килә.

Үзебезнең яраткан район газетасы аша зәйлеләргә шуны әйтәсем килә,  акча туздырып әллә кайларда тикшерелеп йөрмәгез, үзебезнең дәваханә табиблары алыштыргысыз, үз эшенең осталары. Исән-сау булсыннар, эшләрендә зур дәрәҗәләргә ирешсеннәр.

Җәннәт Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев