Икенче ел рәттән республика Мәдәният министрлыгы авыл җирләрендәге китапханәләрне, мәдәният учреждениеләрен заман таләпләре буенча эшләүгә стимуллаштыру, яңа технологияләр куллануда ярдәм йөзеннән "Иң яхшы мәдәният учреждениесе"нә бәйге игълан итә. Нәтиҗәләре буенча мәдәният учреждениеләренә акчалата ярдәм бирелә. Узган ел әлеге бәйгедә Югары Мәлем авылы китапханәсе "Иң яхшы китапханә" номинациясендә җиңү яулаган иде....
Икенче ел рәттән республика Мәдәният министрлыгы авыл җирләрендәге китапханәләрне, мәдәният учреждениеләрен заман таләпләре буенча эшләүгә стимуллаштыру, яңа технологияләр куллануда ярдәм йөзеннән "Иң яхшы мәдәният учреждениесе"нә бәйге игълан итә. Нәтиҗәләре буенча мәдәният учреждениеләренә акчалата ярдәм бирелә. Узган ел әлеге бәйгедә Югары Мәлем авылы китапханәсе "Иң яхшы китапханә" номинациясендә җиңү яулаган иде. 100 мең сум акчалата бүләк алып, китапханәче җиһазларны яңартты. Ә быел бу исемгә Түбән Биш авылы китапханәсе лаек булды. Әлеге китапханәдә тәҗрибәле белгеч Лариса Кузнецова эшли, моңа кадәр ул мәктәп китапханәсендә хезмәт куйган булган. Үзәк китапханә системасына эшкә күчкәч, ул Түбән Биш авыл китапханәсен модульле итүгә ирешә. Фондта 14 мең басма исәпләнә. Модульле китапханәнең өстенлеге шунда, телевизор, компьютерлар, принтер, пректорлар бар, ди Лариса Кузнецова. Заманча тенологияләр кулланып оештырылган чараларга укучылар кызыксынып йөри икән. Грант отуга, китапханәчедән битәр, китап укучылар сөенгән. Республика бюджетыннан бүленгән акча бүген-иртәгә килеп җитәчәк, ул өлешчә китапханәне төзекләндерү, жиһазлауга тотылачак. Әлеге җәһәттән китапханәдә төзекләндерүгә әзерлек эшләре бара. Бинаның түшәмен ремонтлау, идәненә линолеум җәю, тәрәзәләргә жалюзи урнаштыру, яктырткычлар кую планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев