Зәй ГРЭСы базасында "Генерацияләү компаниясе" АҖ җылылык электр станцияләре оператив персоналларыннан торган комплекслы бригадаларының һөнәри осталык бәйгесе дәвам итә. Кичә мазут хуҗалыгында командалар гадәттән тыш хәлләргә әзерлекне янгын эстафетасында сынады. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча ГРЭС командасы икенче урын алды. Казанның беренче һәм Чаллы җылылык электр үзәкләре беренче һәм өченче урыннарны...
Зәй ГРЭСы базасында "Генерацияләү компаниясе" АҖ җылылык электр станцияләре оператив персоналларыннан торган комплекслы бригадаларының һөнәри осталык бәйгесе дәвам итә. Кичә мазут хуҗалыгында командалар гадәттән тыш хәлләргә әзерлекне янгын эстафетасында сынады. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча ГРЭС командасы икенче урын алды. Казанның беренче һәм Чаллы җылылык электр үзәкләре беренче һәм өченче урыннарны бүлеште. Алда бәйгенең биш этабы. Энергетиклар сынатмас, шәт. Бәйге нәтиҗәләрен хәбәр итәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев