Зәйнең белем һәм тәрбия бирү йортларында нәтиҗәле эшләүче педагоглар илкүләм бүләкләргә ия булды. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе белән Галина Овчинникова (2нче мәктәп, математика укытучысы), Гөлүзә Садыйкова (6нчы мәктәп, рус теле һәм әдәбияты) бүләкләнде. Ә министрлыкның Мактау грамоталарына Ольга Антонова (7нче мәктәп, технология укытучысы),...
Зәйнең белем һәм тәрбия бирү йортларында нәтиҗәле эшләүче педагоглар илкүләм бүләкләргә ия булды. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе белән Галина Овчинникова (2нче мәктәп, математика укытучысы), Гөлүзә Садыйкова (6нчы мәктәп, рус теле һәм әдәбияты) бүләкләнде. Ә министрлыкның Мактау грамоталарына Ольга Антонова (7нче мәктәп, технология укытучысы), Светлана Васильева (3нче мәктәп, директор урынбасары), Ирина Дубина ("Уймак кыз" балалар бакчасы психологы), Ирина Маряшина (4нче мәктәп, физика укытучысы), Зөлфия Нәбиуллина (татар гимназиясе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы) лаек булды. Аларга бу зур бүләкләрне мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев