Россиядә ел саен үткәрелә торган "Халык участковые" конкурсы старт алды. Менә өченче ел инде халык интернет аша тавыш бирү юлы белән иң яхшы участковыйны сайлый. Бу - эчке эшләр бүлеге белән җәмгыять арасындагы ачык партнерлык мөнәсәбәтләрен күрсәтүче, полициядә мөһим урынны алып торучы һөнәр ияләрен бәяләүдә иң яхшы ысул, матур үрнәк....
Россиядә ел саен үткәрелә торган "Халык участковые" конкурсы старт алды. Менә өченче ел инде халык интернет аша тавыш бирү юлы белән иң яхшы участковыйны сайлый. Бу - эчке эшләр бүлеге белән җәмгыять арасындагы ачык партнерлык мөнәсәбәтләрен күрсәтүче, полициядә мөһим урынны алып торучы һөнәр ияләрен бәяләүдә иң яхшы ысул, матур үрнәк.
Нәкъ менә шушы һөнәр ияләре үзләренә беркетелгән территориядә тәүлек буе халык белән эшли, аларга иң беренче булып ярдәмгә килә, көнкүреш җинаятьләрен, сукбайлык, алкоголизм, наркомания кебек тискәре күренешләрне кисәтү белән шөгыльләнә.
Конкурсантларны район буенча сайлап алу туры 11-20 сентябрьдә үтә.
Тавышны үзегез лаеклы дип сайлаган участок вәкаләтлесенең исем-фамилиясен күрсәтеп, zaiovd@mail.ru электрон почтасына хат юллау юлы белән бирергә мөмкин.
(Участок вәкаләтлеләре белән сез газета сайты www.zainsk-rt.ru аша таныша аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев